Узган тәүлектә Татарстанда 3505,1 тонна сөт савылган

2015 елның 25 июле, шимбә

Узган тәүлектә Татарстанда 3505,1 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, 115,9 тоннага күбрәк, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Ай башына сөт җитештерү 90,2 тоннага кимегән. Алдагы көн белән чагыштырганда, савым күләме 5,6 тоннага азайган. Узган тәүлектә бер сыердан 15шәр кг сөт савып алынган.

Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш районнары алда бара, анда һәр сыердан 17,3 кг нан алып 19,4 кг га кадәр сөт савылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International