Актаныш районы оешмалары арасында футбол уеннары буенча чемпионнар билгеле булды

2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Кичә, 22 июль көнне Актаныш  районы оешмалары арасында футбол буенча район чемпионатының финал уеннары булып узды. Исегезгә төшереп узабыз, Актаныш авылының мини-футбол мәйданында 22 июньнән оешма-предприятияләрнең ирләр командалары арасында район чемпионаты барган иде. Уеннарда оешмалардан 10 команда көч сынашты, болар – ветеринар берләшмә, ДЮСШ, ДЮСШ-Лачын, УЭНКВ, район хакимияте, район үзәк дәваханәсе, “Таттелеком”, “РайГаз”, “Актаныш юллары”, яшьләр командалары.

Уеннарда командалар теләп катнаштылар, үз оешмалары данын яклар өчен барлык көчләрен биреп көрәштеләр. Ләкин шуңа да карамастан, көчләр бертигез булмады –  физик яктан ныграк әзерләнгән командалар гына җиңү яулады. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

Мини-футбол уеннары буенча районыбыз чемпионы титулын ветеринар берләшмә командасы яулады. Икенче урында ДЮСШ, ә өченче урынны ДЮСШ-Лачын командалары яуладылар.

Шулай ук номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде:

Иң яхшы һөҗүм итүче – Гайнанов Алмаз (вет.берләшмә);

Иң яхшы бомбардир – Кашбразиев Салават (ДЮСШ);

Иң яхшы саклаучы – Ерошенков Юрий (ДЮСШ-Лачын);

Иң яхшы вратарь – Нургалиев Ришат (ДЮСШ).

Җиңүчеләргә кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.

1 августтан башлап футбол уеннары буенча район чемпионаты авыл җирлекләре арасында Киров авылында башланып китәчәк. Уеннарны карарга, үзегезгә хуш килгән командаларга җан атарга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International