ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа уңыш ашлыгын әзерләгән вакытта республика икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары хезмәтенә бәяләр килештерүгә багышланган киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ведомство хезмәткәрләре, икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлары милекчеләре катнашты.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә түбәндәге бәйләр киңәш ителде: 1 тонна ашлыкны кабул итү - 141 сум, 1 тонна ашлыкны саклаган өчен аена 99 сум, 1 тонна ашлыкны киптергән һәм эшкәрткән өчен 41 һәм 40 сум. Предприятиеләрдән ашлык тоннасы 141 сум исәбеннән җибәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.