Агуланасың килмәсә, арзан аракыга кызыкма

2015 елның 14 июле, сишәмбе

Татарстанда легаль рәвештә сатыла торган алкоголь продукциясенең күләме көннән-көн кими. Ә менә контрафакт аракы эчү нәтиҗәсендә агуланып үлүчеләр саны арта. Әлеге вәзгыять республика җитәкчелегендә зур борчу тудыра...


Мәсәлән, агымдагы елның беренче биш аенда гына да законлы алкоголь продукциясе белән сату итү күләме узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 5 процентка кимегән. Ә 2012 ел белән чагыштырсак, бу күрсәткеч 36 процентка (!) азрак.

Агуланып үлүчеләр арта

2014 елда сатылган алкоголь продукциясенең күләменә килгәндә (сырадан тыш), ул елына бер кешегә уртача 15 литр туры килә. Әлеге исерткеч эчемлекләрнең 9 литры – аракы икәнлеге билгеле. Ә сырага өстенлек бирүчеләр исә шактый күбрәк: узган ел республикада бер кешегә күп дигәндә 60 литр сыра сатылган.

- Әлбәттә, бу тармакка исерткеч эчемлекләр куллануга каршы көрәш, яшьләрне дөрес яшәү рәвеше алып баруга өндәү кебек эшчәнлек тә йогынты ясады. Тик әлеге фактор нәтиҗәсендә алкоголь кулланучылар саны күп дигәндә 5 процентка гына кимегәндер, мөгаен. Исерткеч эчемлек сатып алынмауның төп сәбәбе: халыкның легаль алкоголь сатып алырга мөмкинлеге булмау. Шуңа күрә алар суррогат аракыга өстенлек бирә дә инде, - дип ассызыклаган иде Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.

Моның шулай булуын саннар да раслый. Агымдагы елның биш аенда гына да Татарстанда сыйфатсыз исерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә 600 кеше агуланган. Нәтиҗәдә, 161 кеше вафат булган.

- Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда якынча 1,5 тапкырга (!) артыграк. 2014 елның биш аенда легаль булмаган алкоголь куллану нәтиҗәсендә агуланучылар саны 10 кешегә генә кимрәк булса, үлүчеләр саны 53 кешегә азрак иде, - дип белдерә Игорь Марченко.

Легаль булмаган аракыдан арыну өчен

Әлеге тискәре вәзгыятьне күздә тотып, Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе республикада легаль булмаган исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш буенча махсус акция игълан иткән. 10 июльдә башланып киткән әлеге чара 20сенә кадәр дәвам итәчәк. Аның максаты – республика шәһәр һәм районнарында исерткеч эчемлекләрнең законсыз рәвештә сатыла торган урыннарын ачыклау һәм юкка чыгару. Бу эшчәнлекнең беренче нәтиҗәләре дә билгеле инде. Мәсәлән, 10 июль көнне республиканың алкоголь инспекциясе вәкилләре Азнакай шәһәрендә махсус тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә, шәһәрдәге кафеларның берсендә легаль булмаган исерткеч эчемлекләр белән сату иткәнлекләре ачыкланган. Нәтиҗәдә, кафе хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган.

Әлмәт шәһәрендә исә тикшерүчеләр әйләнештән 800 шешә Казахстанда җитештерелгән алкоголь продукциясен алуга ирешкән. Бактың исә, бу эшчәнлек белән шөгыльләнгән зат Казахстан алкоголен арзан бәядән төрле сәүдә нокталарына сатып яткан икән.

“Авылда легаль аракы эчмиләр”

Соңгы вакытта авыл җирлекләрендәге кибетләрне тикшерүгә аеруча зур игътибар бирелә башлады. Ник дигәндә, контрафакт алкоголь куллану очракларының күбесе нәкъ менә авылларда теркәлә икән. Кагыйдә буларак, бу – Казахстан аракысы, ди. Халык арасында “авыл җирендә легаль аракы эчмиләр инде” дигән фикер дә туа башлаган, хәтта. Районнардагы алкоголь инспекциясе вәкилләренең авылдан-авылга йөреп, сыйфатсыз аракы сатылу очракларын ачыкларга тырышуы да нәкъ менә шуның белән аңлатыла.

- 2010 елларда ярты литр легаль алкоголь якынча 110 сум тора иде. Хәзер исә аның бәясе, ким дигәндә, 220-240 сум. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен бу шактый зур сумма. Шуңа күрә алар контрафакт исерткеч эчемлекләргә өстенлек бирә дә инде, - дип ассызыклый белгечләр.

Шунысы шаккаттыра: авылларда гомер итүчеләр Казахстан аракысын бер дә зыянлы дип санамый. Ә киресенчә, әлеге алкоголь продукциясенең күпкә “йомшаграк” булуын әйтәләр. Рәсми күрсәткечләр исә, билгеле булганча, гомумән башканы ассызыклый. Инде бер кат әйтелгәнчә, Татарстанда контрафакт алкоголь кулланудан үлүчеләр саны артканнан-арта. Шуңа күрә белгечләр халыкны “акылга килергә” өнди. Югыйсә, легаль аракыга акча жәлләп, аннары шул акчаны сәламәтлегеңне ныгыту өчен туздырырга туры килмәгәе...

 

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International