Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3551,8 тонна тәшкил иткән

2015 елның 14 июле, сишәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда тулаем сөт күләме 3551,8 тонна тәшкил иткән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 120,7 тоннага күбрәк, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Кичәге көн белән чагыштырганда, әлеге продукт күләме 3,5 тоннага төшкән. Бер тәүлектә һәр сыердан уртача 15,2 кг сөт савып алынган.
Әлеге продукцияне җитештерү буенча Әтнә, Саба, Мамадыш, Буа, Кукмара, Актаныш, Биектау районнары лидерлык итә, узган тәүлектә алар һәр сыердан 16,7-19,9 кг сөт савып алганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International