Ураза бәйрәме Татарстанда эшләми торган бәйрәм көн булачак

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп,  хәбәр итә.
Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре" дигән   
 № 1448-XII Законы нигезендә Татарстанда Ураза тәмамлану  бәйрәм көне дип исәпләнә. 
Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Ураза тәмамлануны бәйрәм итү көненә туры килгән көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.  2015 нче елда Татарстан Республикасы Президентының 2015 нче елның 10 нчы июненнән №
 УП-569 нче номерлы "2015 нче елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү  турында" Указы нигезендә  Ураза бәйрәм 17 нче июльгә туры килә.
Шулай итеп, 2015 нче елның 17, 18, 19 июле Татарстан Республикасында эшләми торган бәйрәм көнн
әре булып исәпләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International