10 ел эчендә үзебезнең азык-төлек продуктлары Россия базарында 100 % импортны алыштырырга, кибет киштәләрендә үзебезнең продуктлар урын алырга тиеш, - дип белдерде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.
Ткачев белдерүенчә, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы алдында тора торган төп бурыч– импортны алыштуны тизләтү. Ун ел эчендә үзебезнең азык-төлек продуктлары Россия базарында эволюция юлы белән 100 % импортны алыштырырга тиеш.
Министр билгеләп үткәнчә, Россия хакимиятләре авыл хуҗалыгына һәрьяклап ярдәм итә (биш ел эчендә дәүләт программасы буенча авыл хуҗалыгы 2 триллион сум күләмендә ярдәм алачак), Европа Берлегеннән һәм АКШтан кайбер продуктлар кертүне тыю аркасында Россиядә авыл хуҗалыгы җитештерүе үсешенең тотрыклануы көтелә.