Мохтаҗларга ярдәм ит!

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Рамазан - изге гамәлләр ае дәвам итә. Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкать” хәйрия фонды “Сабыйга” дигән акция башлап җибәрде.


Әлеге акция барышында күп балалы гаиләләргә, социаль авырлыкларга дучар булганнарга, ятим балаларга, инвалид нарасыйларга ярдәм итәчәкләр. Акция барышында җыелган акчаларны, шулай ук памперслар, бала кирәк-яракларын балалар йортларына таратачаклар.

Изге айның соңгы 10 көнендә “Сабыйга” акциясе аеруча активлаша башлый. Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренә караганда, бу хәйрия чарасында теләгән һәркем катнаша ала. Мохтаҗ балалар сездән ярдәм көтә, Рамазан аенда изге гамәлләрдән читтә калмагыз!

Акчаларны һәм башка кирәк-яракларны Казанның Г.Тукай урамындагы 3 йортка алып килә аласыз. “Зәкать” хәйрия фондына шулай ук зәкатне дә тапшырыга мөмкин.

Зәкать исламдагы биш багананың берсе санала. Ул елга бер тапкыр ярдәмгә мохтаҗ кешеләр файдасына бирелергә тиеш. Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдергәнчә: “Әгәр дә кешенең үз ихтыяры белән бирелүче сәдаканы искә алсак, хәйриячелек һәм социаль хезмәтләрне - ислам динен тотып торучы, төп нигез дип әйтә алабыз. Мөселман хәйриячелек оешмалары нәкъ тә зәкәт һәм сәдакалар ярдәмендә эшләп килә. Зәкать Коръәндә, намаз кебек үк, 27 тапкыр искә алына. Зәкать сүзе гарәп телендә “чистарыну”, “үсү” дигәнне аңлата. Изге Коръәндә бөек Аллаһ әйтә: “Кем керем ала, шул чистарынырга тиеш” (“Кояш” сүрәсе, 9 аят). Шул рәвешле, зәкәтне түләү мөселман өчен чистарыну булып санала. Ислам тарихы һәм хәйриячелек бик зур масштабларга ия. Зәкать - социаль-экономик күренеш буларак, җәмгыятьтә тормыш көнкүрешенең күп аспектларына кагылышлы социаль дөреслек. Бүген бөтен дөньяда зәкать җыю һәм тарату өстендә эшләүче хәйриячелек оешмалары ачык».

Зәкать итеп алтын, көмеш, шулай ук акча һәм 85 грамм алтынга тиң товар, тере мал, бал һәм төрле иген культуралары бирелергә мөмкин.

Мәсәлән, бер тонна балның 100 килограммын зәкәт итеп бирү тиеш. Әгәр инде сүз карабодай, бодай һәм дөге ише иген культуралары турында бара икән, җыелган уңышның уннан бер өлеше мохтаҗларга бирелергә тиешле. Татарларның йолаларында уңышның уннан бер өлешен түләүне “Гошер сәдакасы” дип әйтү гадәткә кергән. Мәхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) зәкать күләмен 85 грамм алтын бәясендә булырга тиеш дип билгеләгән. Шуны ассызыкларга кирәк, сүз эш өчен ел буе әйләнештә булган алтын турында түгел, ә өйдә яисә банкта ятканы турында бара.

85 грамм алтынның зәкәт бәясеннән 2,5 процент күләмендә түләнелә. Көмештән акчалата түләү мөселманның 600 грамм көмеше булып, ул аны ел буе кулланмаган очракта килеп чыга. Ул очракта 600 грамм көмешнең 2,5 граммын түләргә кирәк. Зәкать ел дәвамында кулланышта булмаган 120 мең сумнан дә түләнергә тиеш.

Зәкать тапшыру буенча тулырак мәгълүматны 225-33-22 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International