Бүген, 9 июль көнне Иске Богады авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәмәдиев Сәгыйть Мөхәмәт улына 90 яшь тулды.
Сәгыйть бабайның яшьлеге кәһәр суккан сугыш елларына туры килә.
“Биш балалы гаиләдә үскән Сәгыйтькә дә яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә. 12 яшеннән зурлар белән рәттән күмәк хуҗалык эшенә чыга ул. Илне тетрәндергән сугыш башланганда, аңа 16 гына яшь була. 17 яшендә армия сафларына алына, Ерак Көнчыгышта, Хабаровский краенда хезмәт итә. Бер елдан соң, Пенза шәһәренә җибәрелә һәм шуннан сугышка озатыла. I Белоруссия фронтына эләгә.
– Рядовой булып хезмәт иттем. Немецлар көндезләрен качып яталар иде дә, төн җитүгә чыгалар. Без аларны куып алып китә тордык. Безне машиналарга төйиләр дә, кая кирәк, шунда алып китәләр. Күп очракта кая барганыбызны да белми бара идек.
Әнә шулай үзләренең кая барганнарын да белмәгән 18–19 яшьлек күпме егетләрнең гомерләре өзелгән анда.
Якташыбыз 1944 елда Латвиядәге бәрелештә каты яралана. Аны Ригадагы госпитальгә озаталар. Анда алты ай дәвалана. Тик ботына кергән пуля шунда кала. Анысын сугыш бетеп, байтак еллар үткәч кенә операция ясатып алдыра.
Илдә Җиңү көнен бәйрәм иткәч тә, туган авылына тиз генә кайтырга насыйп булмый аңа. Бары тик 1948 елда гына Богадысына аяк баса. Колхозда эшли башлый. Тырышлыгын, ирләр кулы җитмәгәнлекне күреп, аны бригадир итеп куялар. 40 елга якын шушы вазыйфаны башкара, хуҗалыкны алга җибәрүдә көчен кызганмый. Соңыннан ферма мөдире, кладовщик булып та эшли.
1951 елда авылдашы Нәзифәгә өйләнеп, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларын да үзләре үрнәгендә, эш сөючән итеп тәрбиялиләр. Укытучы уллары Дилшат: “Әткәй белән әнкәй безне эшләргә өйрәтеп үстерделәр. Дөрес тәрбия бирделәр. Артык иркен тормышта яшәмәсәк тә, ач-ялангач, кеше арасында ким-хур итмәделәр. Без аларга бик тә рәхмәтле. Әткәй (әнкәй мәрхүм инде) хәзер дә безнең, аеруча оныклары өчен нишләргә белмичә тора. Аңа саулык-сәламәтлек телибез,” – ди.”
( “Мәңгелек хәтер” китабыннан алынды).
Бүгенге көндә Сәгыйть бабай Гөлүзә апа белән яши. Икесе дә шат күңелле, матур гаилә булып яшиләр.
Аны тәбрик итәргә Актаныш район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев килгән иде. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Рамил Әмиров һәм “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов та Сәгыйть бабайга изге теләкләрен юлларга килгәннәр.
Сәгыйть бабай Мөхәмәдиевнең төпчек кызы Хәдәния Хисматуллина: “Безнең әтиебез авылда зур абруйга ия кеше, аны ихтирам итәләр. Безне һәрвакыт тәртипле, тәүфыйклы итеп тәрбияләргә тырышты. Әтиебезне бик хөрмәт итәбез, олылыйбыз, шушы бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз һәм сәламәтлек, матур көннәр генә теләп калабыз. Һәр кайткан саен Гөлүзә апа янәшәсендә ачык йөз белән каршы алалар, рәхмәт аларга, - дип җылы хисләрен белдерде.
Әлеге гаилә белән аралашып бары тик уңай кичерешләр генә тоясың – өлкән буынга булган хөрмәт олыларда гына түгел, ә яшь буында - оныкларында да нык чагыла.