Федерация Советы Социаль сәясәт комитеты утырышында 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне дип гамәлгә кую турындага инициатива бер тавыштан хупланды.
Бу бәйрәмне төрле милләттән булган гаиләләрнең билгеләп үтүе әһәмияткә ия. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү инициативасы Россиянең бөтен дини оешмалары тарафыннан хупланган, мондый көнне бәйрәм итүнең конфессиональ чикләре юк. Һәр конфессиядә гаилә тугрылыгы һәм мәхәббәтенең ачык мисаллары бар.
Мөселманнарда гаилә институты база институтларының берсе булып тора. Бүген Татарстан Республикасында гаилә институтын ныгыту, аналарга һәм балаларга ярдәм итү буенча күп эшләр башкарыла. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада гаиләләр, балалар саны арта.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә республикада туйлар, ярәшү һәм юбиляр гаиләләрне котлау планлаштырылган.