Бәйрәм чарасына рәхим итегез!

2015 елның 7 июле, сишәмбе
Һәр елны 8 июль Бөтенрәсәй гаиләмәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмнең популярлыгы елдан - ел арта бара. Күп кенә шәһәрләрдә җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар көче белән тантаналы чаралар, котлау концертлары үткәрелә.
Әлеге чарадан Актаныш районы да читтә калмады. 8 июль көнне, ягъни иртәгә 19.00 сәгатьтә "Яшьлек" милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда  бәйрәм чарасы оештырылачак: җыр-биюләр, күңел ачулар, концерт программасы, медаль тапшырулар һ.б.
Чарага рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International