Актаныш муниципаль районының террорчылыкк каршы комиссиясенең утырышы булып узды. Аны комиссия рәисе рынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов алып барды.
Утырышта Актаныш муниципаль районы территориясендә куркынычсызлык һәм объектларның террорчылыкка каршы сакланышы, террорчылык куркынычына каршы көрәш буенча өстәмә чаралар турындагы мәсьәләләр каралды. Комиссия рәисе урынбасары Илнар Фәттахов районда террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтү чаралары турында сөйләде.
Комиссия рәисе урынбасары, Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Руфат Гәйнетдинов районда террорчылык куркынычын булдырмау чаралары һәм халык күп була торган урыннарда иминлекне тәэмин итү буенча чаралар турында чыгыш ясады.
Көн тәртибендәге мәсьәләне тикшерүдә Актаныш районында ТР буенча Россия УФМС территориаль пункты җитәкчесе Элвира Гарипова, террорчылыкка каршы комиссия секретаре, муниципаль район башлыгы ярдәмчесе Булат Зәйнетдинов катнаштылар.
Районыбызда тыныч, матур тормыш дәвам итсен өчен Террорчылыкка каршы комиссия төрле халык катламнары белән террорчылык эшчәнлеген кисәтү буенча үз эшчәнлеген актив дәвам итәргә, төрле үткәрелгән чаралар массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктыртылып, эш федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе бүлеге, эчке эшләр бүлеге, прокуратура һәм җирле үзидарә органнары белән тыгыз мөнәсәбәттә алып барылырга тиеш.
Шулай ук районыбызда яшәүче халык та битарафлык күрсәтмәсен, барлык шик тудырган хәлләр, кешеләр хакында Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә хәбәр итсеннәр иде. Моны үзеңнең кем икәнеңне хәбәр итмичә – аноним рәвештә дә эшләргә була. Үз тынычлыгыбызны үзебез кайгыртыйк!