1 июльдән Татарстанда РФ Социаль иминият ондының "Турыдан-туры түләүләр" пилот проекты гамәлгә керә. Ул көннән башлап, эшләүче гражданнарга пособияләрне эш бирүчеләр түгел, Фондның ТР буенча төбәк бүлекләре түли башлый. Бу хакта төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.
Акча, хезмәткәр теләгенә карап, банктагы счетка күчереләчәк яки почта аша җибәреләчәк. Эшкә вакытлыча яраксызлык (больничный), йөклелек һәм бала тапкан (декрет акчасы), йөклеклекнең иртә вакытында исәпкә баскан, бала тапкан, бала караган, производствода зыян күргән кешеләргә өстәмә ял өчен пособие түләү схемасы тулысынча үзгәрәчәк.
1 июльдән барлык предприятие һәм оешмалар өчен Социаль иминият фондына иминият взносларын түләү системасы үзгәрә. Яңа схема буенча иминиятләштерүчеләр социаль иминиятләштерүнең ике төре буенча да взносларны тулы күләмдә түләргә тиеш. Пособие түләү тәртибенә килгәндә исә, аның күләме һәм исәпләү формуласы үзгәрми. Бары социаль иминият фондының эш бирүче һәм хезмәткәр белән хезмәттәшлек схемасы гына үзгәрә. Хезмәткәр элеккечә үк эш бирүчегә аңа пособие алырга хокукын раслаучы документлар - эшкә вакытлыча яраксызлык турында кәгазь, бала туу турында белешмә һәм башка документлар алып килергә тиеш. Моңа өстәп, хезмәткәр пособие күчереләчәк реквизитларны күрсәтеп гариза язарга тиеш булачак. Банк реквизитларын яки почта адресын дөрес күрсәтү мөһим, югыйсә, акчалар хезмәткәргә барып җитмәячәк.
Аннары эш бирүче документлар җыелмасын һәм электрон реестрны хезмәткәрдән алганнан соң 5 календарь көннән соңга калмыйча, Фондның төбәк бүлеге филиалына тапшыра. Бүлек филиалы документлар алынгач, 10 календарь көн дәвамында, хезмәткәргә пособие билгеләнү һәм түләү турындагы карарны кабул итәргә тиеш.
Тулырак мәгълүматны Фондның төбәк бүлеге сайтында "Турыдан-туры түләүләр пилот проекты" бүлегендә алырга мөмкин.