Актаныш хакимият бинасы каршында 27 июнь көнне 10.00 сәгатьтә гадәти булмаган чара оештырды.
Бу көнне без “Актаныш таңнары” газетасы призына оешма-предприятие хезмәткәрләре, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында йөгерү буенча эстафета үтте. Шунда ук 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен “Актаныш таңнары” газетасына язылучылар арасында иң-иң бәхетлеләр призларга да ия булдылар – лоторея уйнатылды.
Йөгерү эстафетасында районыбыз буенча 40 тан артык команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре
Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында:
1 урын – №1 балалар бакчасы
2 урын – №4 балалар бакчасы
3 урын –№7 балалар бакчасы
Оешмалар арасында:
1 урын – район хакимияте командасы
2 урын – ветеринар станция
3 урын – ООО "Коммунсервис-Актаныш"
Авыл җирлекләре арасында:
1 урын – Ю.Яхшый
2 урын – Чалманарат
Белем бирү оешмалары арасында:
1 урын – ДЮСШ
2 урын – №1 Актаныш урта мәктәбе
3 урын – Яңа Әлем мәктәбе.
Җиңүче командалар “Актанш таңнары” газетасының һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең грамота һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.