Актаныш районы медицина хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2015 елның 26 июне, җомга

Гадәт буенча, җәй уртасында табигать кочагында Актаныш районы медицина хезмәткәрләре профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Быел да ул бәйрәм районыбыз Сабантуе мәйданында узды. Табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ландыш Шәмсунова килгән иде. Ул районыбыз медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Үзенең хезмәттәшләренә мөрәҗәгать белән Актаныш үзәк хастаханәсенең баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов чыкты:

-         Агымдагы елда зур гына эшләр башкарылды. Балалар поликлиникасында ремонт эшләре төгәлләнеп килә, анда яңа лаборатория ачылачак. Шулай ук Байсарда ремонттан соң табиб амбулаториясе ачылды, Чөгәнә авылында модульле ФАП ачылды, Әгъбәздә ФАП төзелеп ята. Болар барысы да бары тик халык өчен төзелә.  Бу зур эшләр бик сөендерә.

Шушы форсаттан файдаланып барлык райондагы медицина хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, матур киләчәк теләп калам.

Бәйрәм барышында медицина хезмәткәрләренә муниципаль район башлыгының, район баш табибының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чарада шулай ук татар халкының милли уеннары оештырылган иде.  Бәйрәм матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International