26 июнь көнне 10.00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең 23нче Конференциясенең 1нче этабы булып узды. Конференцияне “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге секретаре, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Нурулла Нурлыев алып бардылар. Шулай ук Конференция эшенә авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм чаралар вәкилләре чакырылган иде.
Төп мәсьәләләрнең берсе булып Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы территориясенең җирле үзидарәсе вәкаләтле органнарына депутатлыкка кандидатларны күрсәтү булды. Һәрбер авыл җирлегендә “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең сайлау алды программасы күрсәтелде. Шулай ук сәяси партиянең Татарстан Региональ бүлегенең Конференциясенә делегатлар булып Фаил Камаев һәм Нурулла Нурлыев күрсәтелделәр.