Актанышның табигате елга-күлләргә бай. Аларның чисталыгын саклау, пычратмау – һәркемнең бурычы. Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе коллективы су буйларында ел саен өмә уздыра. Аларның изге эшләре быел изге Рамазан аена туры килде.
Җомга көнне, ягъни уразаның икенче көнендә алар барысы да эш киемнәреннән табигатькә чыктылар. Билгеле, ял итәргә түгел, ә сулык ярларын чүп-чардан арындырырга. Өмәгә КамАЗ машинасы белән төягеч техника да чыккан.
Җәйрәп аккан Агыйделебез – Актанышыбызның горурлыгы – Татарстан белән Башкортстан чикләрен тоташтыручы мәшһүр елга ярларында куе әрәмәлекләр, балыкка бай күлләр, яшел үләнле аланнар ял итүчеләрне үзенә тартып тора. Бирегә кайлардан гына килмиләр. Үзебезнең халык та су буенда ял итәргә бик ярата. Ләкин без – кешеләр табигатьне пычратудан сакларга кирәклекне онытып, табигатебездән рәнҗеш алмыйбызмы икән!? Шул хакта еш уйланасызмы, замандаш?
Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсенә караган участоклар еракка сузыла: Чаллы ГЭСыннан башланып, Пермь өлкәсенә, Уфага кадәр дәвам итә. Алар ел саен уздырылучы өмәләрдә активлык күрсәтәләр. Төп хезмәт урыны да су ярларын колачлый. Алар монда хезмәт куя, дамбаны төзекләндерә, үләннәрне чаба, ремонт үткәрә, су баскан очракта 8 авылны су басудан сакларга тиеш була.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.