Татарстан укытучылары аттестацияләүне электрон рәвештә уза

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

 Татарстанның югары квалификация категориясенә дәгъва белдергән укытучылары 22-26 июнь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында эшли торган аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышларында беренче мәртәбә катнаша.

Тагын бер яңалыкка игътибар юнәлтү зарур: быел аттестация үткәндә “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” мәгълүмати системасы файдаланыла. Моңа кадәр педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү кәгазь форматта уздырыла иде.

Комиссия эше йомгаклары министрлыкның рәсми сайтында 30 июньдә урнаштырыла. Шул рәвешле, һәр укытучы үзенең шәхси кабинетында йомгаклау боерыгын күрә алачак, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International