Бернәрсә дә онытылмас.

2015 елның 24 июне, чәршәмбе
22 июнь көнне Күҗәкә мәдәният йортында Кайгы һәм хәтер көненә багышланган чара уздырылды. Балалар рәсемнәреннән һәм сугыш чорын чагылдырган китаплардан күргәзмә эшләп куелган иде. Китапханәче Бөек Ватан сугышы   башланган көн турында сөйләде. Сугыш вакытын чагылдырган китапларга күзәтү ясады. Мәдәният хезмәткәре әзерләгән викторина сорауларына да балалар бик дөрес һәм теләп җавап бирделәр. Иң актив укучыларга бүләкләр дә бирелде. Балалар сугыш чоры вакыйгаларын хәтерләрендә сакларлар дигән өметтә калабыз
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International