23 июнь көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш җирле бүлеге буенча сайлауларга әзерлек уңаеннан, “Йөрәк моңы” партия проектын башлап җибәрүгә багышланган очрашу үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының Г.Тукай бүләге ияләре Илфак Ибраһимов һәм Вахит Имамов катнаштылар. Чарага шулай ук Актаныш авыл Советы депутатларына кандидатлар, партия әгъзалары һәм тарафдарлары, мәдәният хезмәткәрләре дә килгән иде.
Очрашуны җирле сәяси Совет әгъзасы, муниципаль район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды.