Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
“2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” ведомство программасын гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт ярдәме сөт терлекчелегенә, эре мөгезле терлекләрне симертүгә, ат үрчетүгә, сарык, кәҗә, дуңгыз үрчетүгә, авыл хуҗалыгы кош-кортларын (күркә, үрдәк, тавык, каз) үрчетүгә, бөртекле һәм кузаклы культуралар, азык культурасы, бәрәңге, яшелчә җитештерүгә, җиләк һәм җимеш культураларынүстерүгә җибәреләчәк.
Гаризалар һәм документлар 2015 елның 24 июненнән 13 июленә кадәр Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт, 3 кат, 307 бүлмә.
Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 221 76 54; (843) 221 76 85.