Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тармагы нечкәлекләрен белеп бетермәгән кешеләр шактый. Шул сәбәпле, “Грамоталы кулланучы мәктәбе” федераль проекты старт ала. Аның ярдәмендә республика халкының торак мәсьәләләре буенча белемнәрен арттырырга җыеналар. Хәзерге вакытта мәктәп аша 300 кеше узган. Ел ахырына кадәр бу сан 1000гә җитәчәк.