Сайт тирәсендә көч сынау

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы сайты “Иң яхшы муниципаль сайт-2015» дигән ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия конкурсында катнашырга исәпләде. 
Бу конкурсны Россия муниципаль академиясе,Федерация Советы,Дәүләт Думасының җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитетлары,”Управа”,”Җирле үзидәрә мәсьәләләре” журналлары,МСУ –Информ агентлыгы бергәләп оештыралар.
Конкурсның максаты- җирле үзидарә мәсьәләләрендә специальләшә торган hәм оператив мәгълүмат белән халыкны hәм предприятиеләрне җирле хакимият эшчәнлеге хакында квалификацияле hәм оператив мәгълүмат белән тәэмин итә торган,муниципаль икътисадны  hәм социаль сәясәтне яктыртып баручы сайтларны аерып күрсәтү.
Үзегезнең муниципаль берәмлектә ТР муниципаль берәмлекләр Советы сайтына карата теләктәшлек белдереп,тавыш бирүне оештырырга чакырабыз.Тавышны http://www.uprava.org/section.php?id=34 электрон адресы буенча биреп була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International