Китапханәдә әдәби бәйрәм.

2015 елның 22 июне, дүшәмбе
20 июнь көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә балалар өчен "Безнең ишегалдында" дигән әдәби бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм  шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Укучыларга Л.Шәехның "Безнең ишегалдында" һәм Ф.Садриевның "Аппаккай"дигән китаплары тәкъдир ителде. Әлеге китаплардагы әсәрләр сәхнәләштереп күрсәтелде. "Безнең ишегалдында" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Йорт хайваннары турындагы табышмакларга да җаваплар тиз табылды. Актив катнашучыларга призлар да бирелде. Тамашага килгән өлкәннәр дә бәйрәм чарасын бик яратып карадылар һәм оештыручы китапханәче Ләйсән Акмаловага рәхмәтләрен белдерделәр. Бәйрәмгә килгән һәр бала укырга  китаплар алып, зур тәэсирләр белән таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International