«Кичке җыен» район халык иҗаты фестиваль-конкурсы үткәреләчәк

2015 елның 22 июне, дүшәмбе

      Элек җәйге, матур кичләрдә, кояш батып ай калыккач, картлар йокларга яткач, су буйлары, авыл башындагы чирәмлек яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар танышканнар вәгьдәләр бирешкәннәр, ә теләк фикерләрен җырлар, уеннар аша белдергәннәр. Уеннарда авылның иң оста, шук-шаян, тапкыр, тәвәккәл  яшьләре күренгән , сәләтлеләр ачыкланган.

Милләтебезнең мәдәни, әдәби, рухи мирасы бай, халкыбызның гасырлардан-гасырларга килгән иҗат җәүһәрләрен саклау һәм яшәтү буыннан-буынга тапшыру заман бурычы.

Шуны күздә тотып, 2015 елның җәй айларында һәр жомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә авыл җирлекләрендә «Кичке җыен» район халык иҗаты фестиваль-конкурсы үткәреләчәк.

Фестиваль-конкурсның максаты - 2015ел Татарстан районнарында парклар һәм скверлар, Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы уңаеннан, авыл клублары, мәдәният йортларының ял мәйданчыкларын төзекләндерү, яшелләндерү, жәйге сезонда эшләтү, авыл жирлегендәге төрле катлам халыкны, кайткан яшьләрне, кунакларны  кызыксындырып мәдәни чараларга тарту, жирлеккә генә хас булган халык йолаларын, бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен,  уен коралларына кушылып башкарыла торган җырларны, парлы, күмәк биюләрне, уеннарны барлап, татарча “дискәтүк” ләрне кичке уеннарны фольклор элементлары белән баетып жәй айларында традициягә кертү.

 Кичке җыен ” район халык иҗаты фестиваль-конкурсын үткәрү

графигы.

21 июнь – Иске Байсар авыл җирлеге

26 июнь - Аеш авыл җирлеге

27 июнь – Яңа Әлем авыл җирлеге

28 июнь – Кәзкәй авыл җирлеге

3 июль – Аккүз авыл җирлеге

4 июль – Иске Богады авыл җирлеге

5 июль – Чуракай авыл җирлеге

10 июль – Иске Сәфәр авыл җирлеге

11 июль - Югары Яхшый авыл җирлеге

12 июль - Киров авыл җирлеге

17 июль - Усы авыл җирлеге

18 июль - Айман авыл җирлеге

19 июль – Пучы авыл җирлеге

24 июль – Иске Кормаш авыл җирлеге

25 июль – Әтәс авыл җирлеге

26 июль – Т. Суыксу авыл җирлеге

31 июль – Күҗәкә авыл җирлеге

1 август –Зөбәер авыл җирлеге

2 август – Такталачык авыл җирлеге

7август -  Т. Ямалы авыл җирлеге

8 август - Бурсык авыл җирлеге

9 август - Чалманарат авыл җирлеге

14 август – Теләкәй авыл җирлеге

15 август - Уразай авыл җирлеге

21 август – Актанышбаш авыл җирлеге

 

“ Кичке җыен ” район халык иҗаты фестиваль-конкурсы турында тулырак мәгълүматны http://aktanysh.tatarstan.ru/tat/rayonniy-festival-konkurs-narodnogo-tvorchestva.htm сылтамасы аша үтеп ала аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International