Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлегенә быел 80 ел тулды. Шул уңайдан районның эчке эшләр бүлегенең утырышлар залында эшлекле сөйләшү үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, опека һәм попечительлек бүлеге, район мәгариф идарәсе, ФОРПОСТ, Игелек үзәге хезмәткәрләре катнашты.
1935 елның 31 май көнне тәрбия алмаган һәм караусыз булган балаларга ярдәм максатыннан, карар чыгарыла һәм шушы карар нигезендә эшче-крестьяннар милициясендә яңа бүлекләр булдырыла. Бу бүлекләр бары тик хокук бозган яшүсмерләр белән эшли. Шул вакытларда ук милиция органнарына урамда, җәмәгать урыннарында югалган, адашкан, караусыз калган, хулиганлык кылган яшүсмер балаларны исәпкә алып, тиешле чаралар үткәрү каралган.
1990 елларда, СССР таралгач, илдә социаль-икътисади үзгәрешләр башлангач, тәрбиясез калган балаларның саны арта, яшүсмерләргә карата җинаятьләр кылу һәм яшүсмерләр тарафыннан кылган җинаятьләр саны артканнан арта башлый. Дәүләт тарафыннан кичекмәстән ниндидер чара күрү проблемасы килеп баса һәм 1999 елда, 120нче санлы Федераль закон кабул ителә. Бу законда яшүсмер тарафыннан хокук бозуларны булдырмау максатыннан башка органнар белән бергә эшләү, һәр профилактик органның эш юнәлешләре һәм максатлары күрсәтелгән. Шушы закон нигезендә, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән бергә эшләү нәтиҗәсендә, 2009 елда ил буенча уңай нәтиҗәләргә ирешелә. Бүгенге көндә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә балигъ булмаганнар белән 2 хезмәткәр эшли. Өлкән инспектор, полиция майоры Ания Ахунова инспекциядә 1993 елдан бирле; полиция капитаны Рамил Хәкимуллин инспекциядә 2007 елдан бирле хезмәт куялар. Алар, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, Игелек үзәге, мәгариф бүлеге һәм башка субъектлар белән бергә, яшүсмерләр тарафыннан, яшүсмерләргә карата хокук бозуларны булдырмау, балаларга тиешле тәрбия бирмәгән ата-аналарны ачыклау һәм аларга карата закон нигезендә тиешле чара күрү буенча максатчан эш алып баралар.
– Безнең районда 6800ләп бала бар. Шуларның һәркайсы бәхетле яшәргә хаклы. Ләкин арада тәртипсез тормыш алып барган гаиләләр, аларда тәрбияләнүче балалар бар. Сез шулар белән тыгыз эш алып барасыз, хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Ландыш Шәмсунова һәм Рамил Хәкимуллин белән Ания Ахуновага Рәхмәт хатларын тапшырды.
Игелек үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова да үз фикерләре белән уртаклашып, кайбер мәсьәләләргә тукталды.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.