Бүген көндез Татарстан синоптиклары республика территориясендә һава торышы бозылачак, дигән кисәтү таратты.
16 июньдә, төнлә һәм 17се көндез Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь бүлекләр үткән вакытта урыны белән яшен булуы, боз һәм көчле яңгыр явуы көтелә, җил секундына 20 метрга кадәр җитәчәк (Казанда яшен яшьнәп, боз явачак һәм җил секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк), диелгән ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәрендә.