“Таң” хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсендә район хуҗалыкларының баш инженерлары белән киңәшмә үтте

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

9 июнь көнне “Таң” хуҗалыгының Теләкәй бүлекчәсендә район хуҗалыкларының баш инженерлары белән киңәшмә үтте.

Терлек азыгы әзерләү техникаларының торышына анализ ясалды. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләүгә кереп китмәгән хуҗалыкларның инженерларына шелтә белдерелде. Бөртекле ашлык сугу комбайннарының ремонтын тизләтү бурыч итеп куелды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International