Яңа Кормаш авыл җирлегендә эшләүче социаль хезмәткәр –Шәесламова Илүзә турында.

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Шәесламова Илүзә һәрвакыт ярдәмгә һәм җылы сүзгә мохтаҗлар янәшәсендә.Күп кенә ялгыз кешеләр өчен ул иң кирәкле кеше. Киң күңелле,игътибарлы һәм сабыр Илүзә сугыш ветераны, инвалидлар,өлкән яшьтәге 6 кешене тәрбияли. Социаль яклауга мохтаҗларга кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша һәм аларда үз көчләренә ышаныч уята. Социаль хезмәткәр – ул һөнәр түгел, ә яшәү рәвеше. Авыл җирлегендә оештырылучы барлык өмэләрдә даими һәм теләп катнаша.8 июнь — социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре.Шушы уңайдан аның үзенэ дә исәнлек- саулык телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International