7 июнь көнне Яна Кормашта халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуе узды. Сабантуй мәйданы матур итеп бизәлгән, ерактан ук халкыбызны бәйрәмгә дәшеп торды. Милли бәйрәмебез оешкан төстә, бик күңелле узды. Һәр елдагыча, чара күңелле уеннарга бай булды: ат чабышы, капчык сугышы, кул көрәше, гер күтәрү, авыш баганага менү, күзне бәйләп чүлмәк вату, волейбол, аркан тару, һәм милли көрәш бәйгеләрен халык тамаша кылды, рәхәтләнеп катнаша, ял итә алды. Милли бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов ачып җибәрде. Ул барлык җыелган халыкка изге теләкләрен ирештерде, күңелле һәм хәвефсез ял теләде.