Үткән тәүлектә Татарстанда 3518,5 тонна сөт җитештерелгән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 131,5 тоннага күбрәк, дип белдерделәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Ай башында продукция күләме 43,7 тоннага арткан. Узган көн белән чагыштырганда, сөтчелек комплексында бу продукция 13,6 процентка күбрәк.
Актаныш, Саба, Мамадыш, Буа, Балтач, Кукмара һәм башка районнарда тулаем сөт күләме 105-176 тонна тәшкил иткән.
Менделеевск, Спас, Чирмешән, Әлмәт, Мөслим, Яшел Үзән, Бөгелмә һ.б. районнарда бу күрсәткеч 21,5-84,4 тонна гына тәшкил иткән.