Июнь аенда Актаныш халкы бер-бер артлы 3 көн ял итәчәк

2015 елның 5 июне, җомга
12  июнь – Россия көне. Бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Аны шулай ук еш кына Бәйсезлек көне дип тә атыйлар.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 12 июнь эшләми торган бәйрәм көн булып тора.

Шулай итеп, июнь аенда татарстанлылар өч көн рәттән – 12, 13, 14 июньдә – җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ял итәчәк.

 

Интертат.ру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International