Ел саен Сабан туе бәйрәме алдыннан хуҗалыкларда язгы һәм көзгу уҗым культураларының торышын тикшереп, кабул итүләр оештырыла.
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия 3 июньдә һәр басуны карап, бәя бирде. Механизаторлар барлык агротехник таләпләрне төгәл үтәгәннәр. Үсемлекләр тигез шытымнар биргәннәр. Комиссия әгъзалары иң беренче чиратта үсемлекләрнең тигез тишелүенә игътибар бирде.
Анда шулай ук төрле чүп үләннәренә каршы химик препаратлар белән эшкәртүнең барышына , малларга кышлату чорына терлек азыгы һәм төрле дару үләннәре әзерләү турында да сүз барды.