– Узган елга нәтиҗә ясап караганда Арча, Апас, Балтач районнары гына терлек азыгының сыйфатын республиканың ветеринария лаборатория үзәгендә тикшерткәннәр. Алар да 100 процент түгел, – диде республиканың ветеринар лаборатория директоры Марс Вәлиев.
Семинар-киңәшмә барышында безнең районның республикада беренчеләрдән булып, тиешле таләпләргә җавап бирүче ветеринария лабораториясе ачылуы башкаларга үрнәк итеп китерелде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов кунакларны районның бар яклап та эшчәнлеге белән таныштырды.
Бу көнне Татар Суыксуы авылында участок ветеринария пункты ачылды. Әз генә артка китеп, тарих битләренә күз салсак, әлеге җирлектә ветеринария пункты 1930 еллар ахырында төзелгән була. Төрле елларда биредә ветеринар табиблары Хуҗин, Мөбәрәкҗан Шәехҗановларның терлекләрнең сәламәтлеген кайгыртканы мәгълүм. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында шактый еллар җирлектә ветеринария пункты ябылып тора. Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешенең терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулары көн саен туып тора. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми тилмерә ул. Гел генә район үзәгенә дә барып булмый. Республика җитәкчелегенең махсус программасы нигезендә республикада икенче ел инде шундый участок ветеринария пунктлары ачыла.
– Мондый пунктларны 150не ачарга уйлыйбыз. Сезнең районда узган ел Байсар җирлегендә аны ачкан идек. Хәзер Татар Суыксуы авылында ачыла. Район башлыгы Фаил Камаевның үтенече буенча киләсе елга Такталачык һәм Пучы авылларында да шундый ветеринария пунктлары төзербез, дибез. Актаныш терлекне күп асраучы район булып тора. Шулай булгач бу пунктларны дөрес файдаланырсыз дип ышанам, –дип үзенең фикерләрен җиткерде республиканың баш ветеринар табибы Алмаз Хисаметдинов.
Бу участок ветеринар пункты Татар Суыксуы һәм Иске Кормаш авыл җирлекләренә караган 7 авылга хезмәт күрсәтәчәк. Роберт Хуҗинны ветеринар табиб итеп билгеләгәннәр. Роберт абый – тәҗрибәле мал табибы.
– Хәзер шәхси хуҗалыкларда да терлекне күп асрыйлар. Шул малларның сәламәтлеген кайгыртачакбыз, профилактик прививкалар ясаячакбыз, – ди ул.
Тантаналы чарада катнашкан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та әлеге пунктның мөһимлеген искәртеп үтте. Аның халыкка тиешенчә хезмәт күрсәтүен теләде.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.