– Берничә ел авыл мәсьәләләрен фәнни тикшеренүләрдән соң, без берникадәр ачышларга тап булдык. Тик ул ачышларны гадәт буенча фән эшлеклеләре китап яки язмалар белән фаш итә иде. Мондый ысул белән аларны гамәлгә кертү авыр, күбесе теориядә генә кала. Көнүзәк проблемаларга килеп терәлгәч, аларны яшьләр күзлегеннән карап хәл итәргә кирәклегенә төшендек. Авыл тормышына якынрак булу, анда эшмәкәрлекне үстерү максатыннан укыту үзәген оештырырга булдык. Өч ай элек Гаяз Авзаловның шәхси предприятиесе базасында эш башланды. Башта очраклы гына очрашулар булды. Эшмәкәрлек белән тыгызрак танышканнан соң, үзенең эшчеләрен укытырга теләк белдерүчеләр барлыкка килде. Шуларның берсе – “Айяр” күпчелтәрле сәүдә оешмасы. Аның җитәкчесе Фәнис Габдуллин үзенең сәүдә нокталары директорларын, товар белгечләрен бирегә алып килде.
– Тәҗрибәле эшкуарларның белемгә омтылулары яхшы. Тик менә безнең эшмәкәрлекне күз алдына да китермәгән сәләтле яшьләребез дә бар бит әле. Алар читтә калмаслармы?
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.