25 май көнне мәктәптә, уку елы дәвамында эшләп килгән, рәсем түгәрәгенә йөрүче укучыларның ата-аналар җыелышы булып узды. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештырылды. Рәсем түгәрәге җитәкчесе Сибгатуллина Ләйсән Мирфаяз кызы һәр укучының ирешкән уңышларына тукталды. Ә иң күп конкурсларда катнашкан укучылар- Гаянов Айбулат ( 3 класс), Хөсәенов Азамат ( 3 класс) һәм Сахапов Данияр ( 4 класс) мәктәп дирекциясенең Мактау Грамотасы белән бүләкләнделәр.