Быел язның коры һәм җылы килүе талпаннарның иртә активлашуына китерде. Алардан кешеләр генә түгел, хайваннар да зыян күрә. Йорт хайваннарына талпаннар кадалу куркынычы үзебез белән урманнарга чыкканда гына була дип уйлау дөрес түгел. Талпаннар йорт җәнлекләренә өй янында йөргәндә дә һөҗүм итәргә мөмкин. Чөнки аларның ихатага киемгә, башка төрле әйберләргә ияреп кайту ихтималы бар.
Хайваннарның йонына эләккән талпаннар аларның тәннәренең тыныч урынын эзли. Күбесенчә хайваннарның буе җитмәгән колак артларына, койрык асларына урнаша. Талпанның тешләве вакытында авыртуны баса торган сыекча бүленеп чыга, шуның нәтиҗәсендә хайван талпан кадалса да, артык тынычсызлык күрсәтми. Тәнгә кадалган талпан кан суыра башлый һәм формасы зурая, үзе тән төсенә керә.
Һәр прогулкадан соң йорт хайваннарының эч, бот, колак, муен тирәләрен яхшылап карарга кирәк. Кыска йонлы хайваннарны сыйпап карап та, талпан кадалганмы-юкмы икәнлекне җиңел генә белеп була. Йоны каты һәм озын булган хайваннарның йоннарын каршыга таба тарап карарга кирәк. Әгәр дә йоннарында талпан булса, аны сак кына алырга кирәк. Әгәр урман бете тәннәренә кадалган булса, сытмыйча гына алу зарур. Талпанны алган вакытта үзегезгә таба тартмагыз, башы өзелеп калып, хайванны тынычсызландырырга мөмкин.
Кадалган талпанны алыр алдыннан бет кадалган урынны – бетнең күренеп торган җирен үсемлек яки камфара мае яисә керосин белән сыларга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак яисә ябышуын йомшартачак. Пинцет яки перчатка киеп, кул белән бетне тотыгыз һәм әкрен генә сәгать уңаена каршы борыгыз. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Урынын йод яки зеленка белән чистартыгыз.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.