Татарстан Республикасы үз алдына югары сортлы азык-төлек ашлыгына үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, дигән бурыч куя, ә якын киләчәктә - аны чит илләргә чыгарырга да уйлый. Республика шартларында 3 нче класслы ашлык җитештерергә мөмкин, әмма моның өчен уңыш алу процессына идарә итә белергә кирәк, дип саныйлар белгечләр.
Бүген мул уңыш алу өчен генә түгел, ә аның сыйфатын яхшырту өчен дә игенчеләрнең бөтен мөмкинлекләре бар. Моның өчен зур җаваплылык Татарстан агрономнары, игенчеләре җилкәсенә төшә, алар бу мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белергә тиеш.
Быелгы язгы һава шартлары авыл хезмәтчәннәрен әлегә сөендерә, бу узган еллардагы корылыкка бәйле кыенлыкларны җиңеп чыгарга өмет тудыра. Әмма мондый һава шартлары авыл хуҗалыгы үсемлекләре өчен генә түгел, ә төрле чүп үләннәре, һәртөрле яфрак һәм башак авырулары өчен дә бик уңайлы.
Яңгырлар артык ешка китсә, көзге культуралар чәчүлекләрендә ончыл чык (мучнистая роса) кебек явыз авыру барлыккка килергә мөмкин. Бу очракта нишләргә соң дигән сорау туа. Җавап гади - бу елның үзенчәлекләрен исәпкә алып, культуралы үсемлекләрне яклау тактикасын эшләргә кирәк.
Алдагы чорга гербицидлар белән бергә, үсемлекне тамырдан гына түгел, ә өстән – яфрактан ашламалауны тәкъдим итәргә кирәк. Республикада яфрактан ашламалауның төрле схемаларын эшләтеп карадылар. Моның өчен азот ашламалары (карбамид), стресска каршы препаратлар һәм үсеш регуляторлары (Циркон, Альбитһ.б.), микроашламалар (Нутривант һ.б.), биоашламалар (Биосил һ.б.) кулланылды. Препаратларның бәясе уртача гектарга 500 сумга төшә.