Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Бәйрәм бүген бездә!
Тәбриклибез сезне өлкәннәр,
Бүгенге зур бәйрәм көнендә.
Пионерлар иде барыгыз да
Күңелле балачак илендә.
19 май – Бөтенсоюз пионер оешмасының туган көне. Шул уңайдан Актаныш үзәк балалар китапханәсендә “Без һәрвакыт әзер!” исеме астында, 1санлы Актаныш урта мәктәбенең 3А сыйныф укучылары катнашында (сыйныф җитәкчесе Диләрә Хөббетдинова), пионерлар тормышына багышланган электрон презентация булып узды. Укучылар үзләре белән пионер байрагын, быргы һәм барабан, пионер галстуклары һәм значок алып килгәннәр иде. Кичә барышында балалар пионерлар тормышыннан күп мәгълуматлар алдылар, пионер галстугын дөрес бәйләү серләренә төшенделәр. Укучыларга “Минем әти-әниемнең галстуклы балачагы” дигән исемдә инша язарга тәкъдим ителде.
.jpg)