Аккүз мәктәбе яңалыклары

2015 елның 19 мае, сишәмбе
18 нче май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" ("Этих дней не смолкнет слава") дип исемләнгән төбәкара видеочыгышлар бәйгесенең бүләкләү тантанасы үтте. Анда Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбнең VIII класс укучысы Хисамова Ралина (Җитәкчеләре: Д.М.Шәвәлиев, А.Ф.Хисамова) "Хәтер йомгакларын сүткәндә" видеоязмасы белән “Иң яхшы режиссерлык куелышы” номинациясендә I дәрәҗә дипломга ия булдылар.Аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International