Актанышта язучы - фронтовик Нур Баян тууының 110 еллыгы уңаеннан тематик кичә узды

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Актаныш районы мәдәният йортында  язучы - фронтовик Нур Баян тууының  110 еллыгы уңаеннан тематик кичә үткәрелде. Кичәдә Татарстан Республикасының танылган шәһесләре – шагыйрьләр, артистлар, сәнгать эшлеклеләре катнашты.

Рәмис Аймәт, танылган шагыйрь, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее директоры:

-         Нур Баян тууына 110 ел тулды. Без мондый фестивальләрне әлегә Казанда уздырган булсак,  быел искә алу кичәсен патриот шагыйрьнең туган ягы – Актанышта үткәрергә булдык. Нур Баян - әдәбияттагы кискен чорларны сүрәтләгән шагыйрь. Бер кулына сугыш коралы, икенче кулына каләм тотып, сугышның беренче рәтләрендә йөргән фронтовик-язучы. Без аны искә алырга бурычлыбыз.

Фестивальне алып баручы  - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗан тамашачыны күрнекле язучы-фронтовик Нур Баянның биографиясе белән таныштырды.

Татарстанның атказанган артисты, танылган телевидение дикторы Инсаф Абдулла залда утыручыларның күңеленә үтеп керердәй итеп патриот шагыйрьнең иҗат җимешләрен укыды.

Илфак Бариев, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары:

- Әлеге фестиваль безнең районда узуга сөенәбез. Районыбызда мондый искә алу кичәләре уздырылып тора, укучыларыбыз теләп катнашалар. Теле юк халык – югала, бетә. Шуңа да без туган телебезне саклап калуга зур көчләр куябыз. Балаларыбыз теләп укысыннар, халкыбыз әдәбиятлы, мәдәниятле булсын иде. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм.

Искә алу кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International