Үткән тәүлектә Татарстанда 3319 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 12 мае, сишәмбе
Үткән тәүлектә 3319,1 тонна сөт савып алынган, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, бу 129,7 тоннага күбрәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Ай башы белән чагыштырганда, продукция 31,6 тоннага арткан, ә алдагы көнгә караганда – 5,8 тоннага. Бер тәүлектә һәр сыердан уртача 14,2 кг сөт савып алынган.
Тулаем сөт җитештерү күләме буенча Балтач (171,1 т), Кукмара (164,3), Мамадыш (152,1), Актаныш (146) һ.б. районнары лидерлык итә.
Чирмешән (13,7 т), Менделеевск (18,9), Спас (29,4) һәм республиканың башка районнарында әлеге продукт күрсәткечләре түбән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International