Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
8 май көнне, Зөбәер  төп гомуми белем бирү  мәктәбе  янында  Бөек  Ватан  сугышында  һәлак  булганнар  истәлегенә  салынган  һәйкәл  янында  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышланган  митинг  булды. Анда  районнан  килгән  вәкил, Түке  авыл  җирлеге башлыгы  Нуртдинов  Рамил  Мирһаҗиан  улы, шулай  ук  авылдашыбыз  Советлар  Союзы  Герое  Гатаулла  Минаевның  кызы  Любовь  Орлова  катнашты. Митингның  төп  кунаклары- тыл  ветераннары  һәм  сугыш  елы  балалары. Митингта  мәктәп  укучылары  матур  чыгыш  ясадылар. Любовь  Орлова  үзе  иҗат  иткән  шигырьләрен  укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International