Йөзъяшәр Шәргыя әби

2015 елның 8 мае, җомга
Бүген, 8 май көнне Актаныш авылында яшәүче тыл ветераны  Хәбетдинова Шәргыя Хәбетдин кызына 100 яшь тулды. 
Шәргыя Хәбетдинова сугыш елларында, аннан соң да колхозда хезмәт куя. Ире сугышта хәбәрсез югалгач, балаларын берүзе тәрбияләп үстерә, аякка бастыра. 
Бүгенге көндә Шәргыя әби улы Фәвәдис һәм килене Рәсимә тәрбиясендә яши. 
Аны зур юбилее белән тәбрикләргә Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул Шәргыя әбигә РФ Президенты В.В.Путинның, РТ Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау Хатларын һәм район хакимияте бүләген тапшырды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International