Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәлләр ачылу тантанасы

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген, 8 май көнне Актаныш районы Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы булды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттәхов, Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәхов, авыл халкы һәм кайткан кунаклар катнаштылар.

Авыл мәдәният йорты янындагы мәйданда мәктәп укучылары ярдәмендә агачлар утыртып, Хәтер паркы хасил булган, шунда ук һәйкәл дә урнашкан. Һәйкәлнең авторы булып якташыбыз Халит Миңнегалиев тора. Аның иҗат җимешләре белән районыбызның Җиңү паркында һәм республикабызның башка районнарында да танышырга була.

Энгел Фәттәхов тантанага килүчеләрне бәйрәм белән котлады, тыныч матур көннәр теләде. Актанышта 9 май – Җиңү бәйрәмен каршылауга,барлык район халкының әзерләнүен, көтүен күреп сөенүен яшермәде.

Фаил Камаев та чарада катнашучыларга үзенең ихлас котлауларын җиткерде:

-         Әниләрнең күз яшьләре беркайчан да таммасын, балалар көлүе һәрчак яңгырап торсын, сугыш ачысын беребезгә дә күрергә насыйп булмасын иде. Барыгызны да шушы олы бәйрәм – Җиңү көне белән тәбрик итәм.

Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

 

Бу көнне шулай ук Югары Яхшый авылында да һәйкәл ачу тантанасы булып узды. Әлеге җирлектә һәйкәлнең проектын төзүне, аның чыгымнарын Югары Яхшыйда туып-үскән эшмәкәр Мөнир Загитов үз өстенә алган. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле.

Мәктәп балалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, тирән мәгънәгә ия булган концерт-тамаша күрсәттеләр.

Авылда 2 сугыш ветераны яши – Тәфкил Вәлиев һәм Гөмәр Әхмәдуллин. Алар һәйкәл урнашкан паркка исемле агачлар да утырттылар. Бу, үсеп килүче буынга, зур патриотик чара булып тора.

Саннарга килгәндә, җирлектән Бөек Ватан сугышына 537 кеше хезмәткә алына, шуларның бары тик 231-е генә кире әйләнеп кайта. Бүгенге көндә 2 сугыш ветераны, 32 тыл ветераны гомер кичерә.

Яңа ачылган һәйкәлгә 196 каһарман исеме уелган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International