Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 50 нче баланы теркәу тантанасы уткәрде

2015 елның 8 мае, җомга

  2015 нче елның 8 май  көнендә  Актаныш районы бала тудыру йортында район ЗАГС бүлеге тарафыннан  50 нче баланы теркәу тантанасы уткәрелде (Район буенча быелгы елның шушы көненә 93 бала туды). Бәхетле әти -  Талипов Нияз Рәшит улы  һәм  әнисе - Талипова Алсу Митҗан  кызы  кызларына Зилә исеме куштылар. Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны 3 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Яшь гаиләгә уңышлар, матур, күркәм  гаиләдә, балаларын игелекле итеп үстерүләрен телибез. 





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International