Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген, 8 май көнне, Иске Байсар авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл буенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Анда район вәкиле Актаныш районы АХ идарәсе җитәкчесе Хәйдәров Дәниф Әсрар улы, "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Сәлихҗанов Рәүхәт Сәлихҗан улы, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Рәмис Мөхәммәтхамис улы катнашты. Митингның төп кунаклары - тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары. Митингта мәктәп укучылары матур чыгыш ясадылар, тантаналы өлештән соң авыл мәдәният йортында бәйрәм концерты күрсәттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International