Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Митинг.

2015 елның 8 мае, җомга
Пучы авылы үзәгендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг үтте, һәйкәл янына барлык авыл халкы җыелды. Стройга тезелеп мәктәп укучылары, балалар бакчасының чыгарылыш төркем балалары килде. Сугыш һәм тыл ветераннарына  урын түрдән бирелде. Митингта  Пучы авыл җирлеге башлыгы Нуртдинов Н.З., Актаныштан килгән вәкил Фәттәхов И.Э., җирлекнең Ветераннар советы исеменнән Басиров Ф.М.  бәйрәм белән котладылар, чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International