Беренче май бәйрәмнәрендә Татарстанда җылы булачак

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

 1 һәм 2 майда Татарстанда бик җылы булачак, әмма республика буенча кыска вакытлы яңгыр, хәтта яшен дә булырга мөмкин.

“Бәйрәм көннәрендә Татарстанда 20-25 градуска кадәр җылы булачак. Ләкин һава шартлары тотрыклы булмаячак: кайбер районнарда кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә”, - дип белдерде ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеорологик фаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

1 май төнендә 8-13 градус җылы булачак, көндез – 19-24.  2 майда да төнлә 8-13, көндез 20-25 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International