Актанышта Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе

Бүген, 29 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы булып узды. Ярышларның төп максатлары булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм районыбыз мәктәләрендә җиңел атлетиканы популярлаштыру тора иде.

Ярышларга стартны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев бирде. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар һәм матур җиңүләр теләде.

Эстафетада районыбыз мәктәпләреннән 252 укучы катнашты. Шулай ук ярышның кунаклары - Фирая Солтанова – Жданованың туганнары да килгән иде.

Ярыш нәтиҗәләре

урта мәктәпләр арасында зурлар группасы:

1 урын – 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;

2 урын – 1 нче санлы Актаныш мәктәбе;

3 урын – Пучы мәктәбе;

урта мәктәпләр арасында кече группа:

1 урын - 1 нче санлы Актаныш мәктәбе;

2 урын - 2 нче санлы Актаныш мәктәбе;

3 урын – Кадет мәктәбе;

Урта мәктәпләр арасында:

1 урын – Айман мәктәбе;

2 урын – Әлем мәктәбе;

3 урын – Зөбәер мәктәбе.

Хөсәенова Азалия (2 нче санлы Актаныш мәктәбе) һәм Зиязетдинов Камил (Яңа Кормаш мәктәбе) махсус бүләкләргә ия булдылар.

Җиңүче командалар, призерлар грамота һәм Фирая Солтанова - Жданованың күчмә Кубогы, шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсенең истәлекле бүләкләренә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International